2023 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда (алга таба – КФЙ) гомуми милекне капиталь ремонтлауның региональ программасының расланган кыска сроклы планына ярашлы рәвештә, Зәй муниципаль районында капиталь ремонт гомуми суммасы 69 046 676,52 сум булган 28 эш төре буенча 17 күпфатирлы йортта каралган. Капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Түбән Кама РТИ) тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре Түбән Кама РТИ тарафыннан килештерелде. 2023 елда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруда 3 подряд оешмасы катнаша: «Заинск - кровля» ҖЧҖ, «Регионстрой» ҖЧҖ, "ЛифтСтройКомпания" ҖЧҖ.
Йортларны җылыту сезонына әзерләү белән бәйле сезонлы характердагы эшләр планлаштырылган: түбәне 11 күпфатирлы йортта ремонтлау, фасадны 1 күпфатирлы йортта җылыту.
23.08.2023 көненә булган мәгълүматларга караганда, «Торак фонды мониторингы» ДМС белешмәләре буенча, капиталь ремонт объектларында төзү-монтажлау эшләренең гомуми үтәлеше – 93%, сезонлы эшләр – 99,4% тәшкил итә. Капиталь ремонт 13 КФЙ тәмамланган, гамәлгә кертү актлары 5 КФЙ буенча Түбән Кама РТИ тарафыннан имзаланды, калганнары шартлы рәвештә кабул ителде.
Түбән Кама РТИ тарафыннан эшләрнең сыйфатын һәм башкарылу вакытын, куркынычсызлык техникасын үтәүне контрольдә тоту буенча 76 тикшерү үткәрелде, тупас бозулар ачыкланмады.
Түбән Кама РТИ тарафыннан КС-2 формасы буенча 49 544 502,84 сумлык башкарылган эшләр турында 32 акт кабул ителде, бу төзү-монтажлау эшләре лимитының 72 процентын тәшкил итә.
23.08.2023 көненә КФЙ капиталь ремонтлауны бозу куркынычы тудырган эшләрнең җитештерү графигыннан артта калулар юк.
Сезонлы характердагы эшләрне 15.09.2023 көненә кадәр тәмамлау планлаштырыла, калган эш төрләрен – 01.10.2023.