Чистай районара торак инспекциясендә ТМШ һәм ТТК рәисләре белән киңәшмә

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Чистай районара торак инспекциясе 2023 елның 11 августында Чистай шәһәренең ТМШ һәм ТТК рәисләре белән киңәшмә үткәрде. 

ТМШ/ТТК җитәкчеләре белән киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ТКХ ДМС) мәгълүматларны вакытында кертү, шул исәптән әлеге системада ТМШ/ТТК әгъзаларының актуаль реестрын кертү мәсьәләләре тикшерелде.

ТМШ/ТТК рәисләренә  ТМШ/ТТК әгъзаларының актуаль реестрын  ТКХ ДМС системасында урнаштыру бурычы, шулай ук ел саен елның беренче кварталында реестр күчермәсен торак инспекциясенә җибәрү турында мәгълүмат җиткерелде.

Шулай ук киңәшмәдә ТМШ/ТТК рәисләренә Россия Федерациясенең  «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» федераль законның 2 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 71-ФЗ номерлы федераль законы һәм Россия Федерациясенең Торак кодексы (алга таба – 71 номерлы федераль закон) нигезендә 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган торак законнарындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерелде.

         Законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуны кисәтү максатыннан Чистай РТИ тарафыннан контрольдә тотылган барлык ТМШ һәм ТТК адресына 71 нче ФЗ кушымтасы белән тиешле мәгълүмати хат җибәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International