Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Красноармейская урамындагы 37 нче күпфатирлы йортта бина хуҗасының күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен тиешенчә тотмау турындагы мөрәҗәгате каралды. 

         Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләрен һәм күпфатирлы йортта гомуми милек белән идарә итү, аны карап тоту һәм ремонтлау буенча сыйфатсыз һәм (яки) билгеләнгән озынлыкны артып китә торган өзеклекләр белән хезмәтләр күрсәтелгән һәм эшләр башкарылган очракта торак бинаны карап тотау һәм ремонтлау өчен түләү күләменә үзгәрешләр кертү кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 13 августындагы № 491 карары белән гомуми милекнең составы билгеләнгән. Йорт белән идарә итүче оешма идарә итү килешүе буенча күпфатирлы йортта бина хуҗаларының гомуми милкен тиешле хәлдә карап тотарга тиеш (РФ ТК 162 ст. 2 өлеше).

         Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасында мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатендә язылган фактлар расланды, балкон плитәләренең төзек булмавы ачыкланды.

         Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Уют-4» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.      

         «Уют-4» ИК» ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрергә кушылды. Күрсәтмәнең үтәлеше Бөгелмә районара торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International