Чистай муниципаль районы башлыгы тарафыннан, 2023 елга ТР ДТИ тарафыннан кабул ителгән күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга төбәк дәүләт лицензия контроле вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын профилактикалау программасын үтәү йөзеннән, Чистай муниципаль районы идарәче оешмалары белән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә контроль (күзәтчелек) органы карарларына, аның вазыйфаи затлары гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр шикаять бирү» (алга таба – 248 номерлы ФЗ) темасына киңәшмә уздырылды.
Идарәче компанияләр вәкилләре судка кадәр шикаять бирү процедурасын җайга салучы 248 нче ФЗ нигезләмәләре белән таныштылар. 2023 елдан башлап судка кадәр шикаять итү механизмын куллану контрольлекнең (күзәтчелекнең) барлык төрләре өчен дә мәҗбүригә әйләнде, контроль (күзәтчелек) органы карарларына, аның вазыйфаи затлары гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка шикаять бирү бары тик аларга карата судка кадәр шикаять белдерелгәннән соң гына гамәлгә ашырыла ала.
Киңәшмәдә катнашучыларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген тормышка ашыру тәҗрибәсендә барлыкка килгән барлык кызыксындырган сораулар буенча кирәкле аңлатмалар да бирелде