ТР Спас районы прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгате нигезендә «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ эшчәнлегендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Тикшерүдә Чистай районара торак инспекциясе инспекторы катнашты.
Тикшерү барышында ачыкланганча, ТР, Спас районы, Куралово авылы, Яр буе урамы, 21 адресы буенча урнашкан торак йортта «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнең салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәте бозулар белән күрсәтелә, чөнки су бүлү ноктасында салкын су басымы билгеләнгән норматив параметрларга туры килми.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Спас районы прокуроры тарафыннан «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм ведомство карамагындагы Чистай РТИ карау өчен җибәрелде.
Чистай РТИ башлыгы карары белән «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатыннан җаваплылыкка тартылган җитәкче адресына инспекция контроленә алынган күрсәтмәләр кертелде.