2023 елның беренче яртыеллыгында Чистай районара торак инспекциясенә йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләр буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга карата планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары (ККЧ) үткәрелде, капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерү үткәрелде. Идарәче оешмаларның икеайлык үткән чорда йорт яны территорияләрен санитар чистарту буенча чаралар үтәлешенә; торак фондын алда торган җылыту сезонына әзерләү, ТКХ ДМС мәгълүматны ачу буенча мониторинг үткәрелде.
Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан 2023 елның 6 аенда ККЧ үткәргәндә һәм тикшерүләр үткәргәндә барлыгы 232 хокук бозу ачыкланды, шулардан:
- торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу – 153;
- сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 4;
- мәгълүматны ачу турындагы закон таләпләрен бозу – 50;
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү тәртибен бозу – 3;
- торак законнарын бозу – 22.
Ачыкланган хокук бозуларны бетерү максатыннан Инспекция тарафыннан 96 кисәтү, 9 күрсәтмә бирелде; административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелде; гомуми суммасы 102 мең сум булган штрафлар салынды.
Барлык штрафлар билгеләнгән срокларда түләнгән.
2023 елның беренче яртыеллыгында Чистай районара торак инспекциясенә гражданнардан 108 мөрәҗәгать керде. Кергән мөрәҗәгатьләр арасыннан 25се урынга чыгып каралды, шуларның 9ы инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде һәм аларны үтәү сроклары билгеләнде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.
Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан 2023 елның 6 аенда 2 планлаштырылган профилактик визит үткәрелде, алар барышында профилактик әңгәмәләр үткәрелде; юридик затлар белән үзара бәйләнешсез контроль буенча 1 чара уздырылды, идарәче оешмаларга 9 консультация бирелде; законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 96 кисәтү бирелде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2023 елның 6 аенда районара торак инспекциясе күрсәтмәләре һәм кисәтүләре буенча 3 064,5 мең сумлык эшләр башкарылган.