Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Чишмәле урамы буенча 9 нчы йортта яшәүченең түләү документында салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алуның гомумйорт приборы күрсәтмәләре булмавы турындагы мөрәҗәгатен карады.
Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән документаль тикшерү нәтиҗәсендә салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алучы гомумйорт приборын тикшерү вакытының тәмамлануы ачыкланды. 2022 елның ноябреннән йортта салкын су белән тәэмин итү буенча коммерцияле исәп-хисап юк, ресурслар белән тәэмин итүче оешма белән идарәче компания арасында салкын суны куллану өчен исәп-хисап куллану нормативыннан чыгып башкарыла.
Энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турындагы законнарны бозу, күпфатирлы йортларны карап тоту өчен җаваплы затларның күпфатирлы йортларга карата куелган энергетик нәтиҗәлелек таләпләрен үтәмәве һәм әлеге бозуны вакытында бетерү буенча чараларның күрелмәү факты буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 статьясындагы 4 өлеше буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә кертелде, шулай ук салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алуның гомумйорт приборын тикшерүне һәм аны коммерция исәбенә куюны тәэмин итәргә кушылды.
Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контроленә алынды