Түбән Кама районара торак инспекциясенә Түбән Кама шәһәренең Мәктәп бульвары урамындагы 6 нчы номерлы күпфатирлы йортта яшәүчеләрдән кышкы чорда торак биналарның стена панельләренең туңуы һәм аннан җил өрүенә кагылышлы, «Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе кабул иткән чаралардан нәтиҗәләр булмавы турында күмәк мөрәҗәгать алынды.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ федераль закон нигезендә үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы барышыннда, йортның бер башыннан икенче башында урнашкан фатирларга карата сайланма уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә стеналарда өлешчә обойларның кубуы, сары эзләр һәм коры күгәрек эзләре булуы ачыкланды. Идарәче компаниянең панельләр арасындагы җөйләрне герметиклау буенча элек башкарган эшләре ахырдан уңай нәтиҗә бирмәгән.
«Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә вертикаль һәм горизонталь панельара җөйләрне комплекслы герметизацияне башкарырга, аннан соң йортның ян-якларында урнашкан фатирлар стенасын тышкы яктан җылылык саклый торган тышча белән каплау күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды