2020-2023 елларда Бөгелмә шәһәре территориясендә исле газ белән агулануның 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 17се – җиңел һәм уртача авырлыкта агулану, 2се үлем белән тәмамланган очраклар.
Анализ барышында ачыкланганча, исле газ белән агуланулар милекчеләр тарафыннан урнаштырылган герметик пластик тәрәзәләрдә «микро җилләтү» режимы куелмаган фатирларда норматив һава агымы булмау сәбәпле килеп чыккан. Моннан тыш, кайбер милекчеләр вентиляция системасының эшенә йогынты ясый торган түбәндәге бозуларга юл куйган: кухняда вентиляция каналлары ябылган, тәрәзә төбендәге һава кертү урыннары герметик рәвештә ябылган, санитар узелларның вентиляция каналларында мәҗбүри вентиляторлар урнаштырылган, алар һаваны кире тарттыруга сәбәпче булган.
Вентканалларның тиешенчә эшләмәве сәбәпле, исле газ белән агулануның бер генә очрагы да билгеләнмәгән.
Килешү булмаса яки ике һәм аннан да күбрәк тапкыр фатир эчендә газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләрен башкару өчен мөмкинлек тудырылмаса, газ белән тәэмин итүче, алдан язмача хәбәр итү юлы белән, берьяклы рәвештә абонентка газ җибәрүне туктатырга хокуклы.
Хөрмәтле күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр, «Бугульмагаз» ЭҖИ белән килешү буенча, газ җиһазларын техник карау өчен үз торак урыннарыгызга хезмәткәрләргә үтеп керүне вакытында тәэмин итегез. Газ җиһазларын кулланганда, һәр фатир хуҗасының абонент китабында булган «Көнкүрештә газ куллану кагыйдәләре» буенча эш итегез.
Газ җиһазларын дөрес куллану һәм вакытында техник хезмәт күрсәтү сезне һәм якыннарыгызны көнкүрештә газ җиһазларын кулланганда аварияләрдән саклаячак.