Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан В.Поляков урамындагы 12 «Б» номерлы күпфатирлы йортта бинаны җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять булып торучы бина милекчесе тарафыннан законсыз рәвештә үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору факты буенча административ хокук бозу турында эш каралды.
Административ хокук бозу турындагы эшне кузгату өчен сәбәп булып әлеге йортта яшәүченең мөрәҗәгате хезмәт итте. Планнан тыш тикшерү барышында гариза бирүченең дәлилләре расланды.
Искәртеп узабыз, күпфатирлы йортта бинаны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм (яисә) бинаны үзгәртеп планлаштыру өчен җаваплылык каралган, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше нигезендә гражданнарга – ике меңнән ике мең биш йөз сумга кадәр, вазыйфаи затларга – дүрт меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга кырык меңнән илле мең сумга кадәр штраф каралган.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең вазыйфаи заты 4 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды. Административ штраф тулы күләмдә түләнгән.
РФ Торак кодексында торак булмаган бинаның хуҗасына карата каралган чараларны күрү өчен мәгълүмат бинаны үзгәртеп коруны һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруны килештерүне гамәлгә ашыручы органга җибәрелде.