Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча җаваплылыкка тарту турында

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Чистай районара торак инспекциясе инспекторы тарафыннан, гражданнардан инспекциягә алынган, идарәче оешма эшенең канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгате нигезендә «Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ  карата уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Нурлат шәһәре, Кариев урамы, 20 номерлы күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозулар ачыкланды: түбәдә вентиляция һәм төтен торбаларының торышы канәгатьләндерерлек түгел, кирпеч өеме өлешчә бозылган. 

Инспекция визиты нәтиҗәләре буенча «Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

«Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ директоры Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе карары белән гаепле дип табылды һәм штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатыннан «Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ директорына – күрсәтмә, ә ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмә кертелде. Күрсәтмә үтәлеше инспекция контроленә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International