Каты коммуналь калдыкларны аларны туплау урыныннан вакытында чыгару факты буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында ТР ДТИ тарафыннан «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» ҖЧҖ (алга таба – «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ) карата тикшерү үткәрелде, әлеге оешма каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы булып тора.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ эше Татарстан Республикасы хакимият органнарына күпсанлы шикаятьләр тудыра.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә, ТР ДТИ тарафыннан хокук бозулар ачыкланды, «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьясында каралган (халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен яки режимын бозу) административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
«ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ административ хокук бозу турындагы эш буенча карар нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
«ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ әлеге карар буенча судка шикаять бирде.
Суд административ хокук бозу фактын раслады һәм, эшнең конкрет шартларын исәпкә алып, «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ штраф суммасын 5000 сумга кадәр киметте.
Шулай итеп, ТР ДТИ тарафыннан төбәк операторына карата Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеген тиешенчә тәэмин итү чаралары күрелгән.