Бөгелмә районара торак инспекциясе (алга таба – БРТИ) торак урын хуҗасының Бөгелмә шәһәренең Калинин урамындагы 67нче күпфатирлы йортта идарәче оешма тарафыннан йорт эчендәге инженерлык системаларын тиешенчә карап тоту һәм йортның гомуми мөлкәтен салкын су белән тәэмин итү өлешендә эшләмәве турындагы мөрәҗәгатен карады.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләрен һәм күпфатирлы йортта гомуми милек белән идарә итү, аны карап тоту һәм ремонтлау буенча сыйфатсыз һәм (яки) билгеләнгән озынлыкны артып китә торган өзеклекләр белән хезмәтләр күрсәтелгән һәм эшләр башкарылган очракта торак бинаны карап тотау һәм ремонтлау өчен түләү күләменә үзгәрешләр кертү кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 13 августындагы № 491 карары белән гомуми милекнең составы билгеләнгән. Йорт белән идарә итүче оешма идарә итү килешүе буенча күпфатирлы йортта бина хуҗаларының гомуми милкен тиешле хәлдә карап тотарга тиеш (РФ ТК 162 ст. 2 өлеше).
Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасында мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатендә язылган фактлар расланды, торак бинада су чыгару һәм салкын су белән тәэмин итүнең гомумйорт торбаларында агып чыгу һәм коррозия эзләре булуы ачыкланды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Луч» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты БРТИ тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Билгеләнгән тәртиптә «Луч» ҖЧҖ адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрергә кушылды.
Күрсәтелгән эшләр башкарылган.