Автозавод проспектындагы 59 а номерлы күпфатирлы йортның торак урын хуҗасы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка һәм 2000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.
Җаваплылыкка җәлеп итү өчен Чаллы районара торак инспекциясенә идарәче компаниядән килгән мөрәҗәгать сәбәп булды, милекченең заявкасын үтәү барышында идарәче оешма торак урынны үзгәртеп кору фактын ачыклаган.
Торак урын хуҗасы тарафыннан бинаны үзгәртеп кору буенча эшләрне башкарырга рөхсәт итүче документлар күрсәтелмәгән.
Торак урын хуҗасына карата РФ Торак кодексында каралган чараларны күрү өчен, мәгълүмат бинаны үзгәртеп коруны һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруны килештерүне гамәлгә ашыручы органга җибәрелде.