Түбән Кама районара торак инспекциясенә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең «Нижнекамскгаз» ЭҖИ Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектындагы 1б йортның 31нче номерлы фатирында үзирекле тәртиптә газ белән тәэмин итү системасын үзгәртеп кору турында мәгълүмат килде.
Тикшерү үткәргән «Нижнекамскгаз» ЭҖИ мәгълүматларында язылган мәгълүмат расланды, әлеге фатирда фатир эчендәге газ белән тәэмин итү системасы үзгәртеп корылган - «ВАХІ» тибындагы газ казаны урнаштырылган.
Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча торак урын хуҗасы инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама РТИ күрсәтмәсе буенча торак урын хуҗасы бозуларны бетергән: газ казаны сүтеп алынган, фатир эчендәге газ белән тәэмин итү системасы норматив хәлгә китерелгән, моны «Нижнекамскгаз» ЭҖИ белгечләре раслый.