Идарәче компаниянең гамәл кылмавы турында

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәре, Җиңү проспекты буенча 1/22 номерлы йортта яшәүченең гомумйорт милкен идарәче компаниянең канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә карап тотмавы турындагы мөрәҗәгате каралды, атап әйткәндә: подвалны канализация агынтылары белән су баскан, подъездда һәм фатирда канализация исе бар.

Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы барышында су чыгару буенча коммуналь хезмәт күрсәтүнең канәгатьләнерлек булмавы расланды - подвал бүлмәсе канализация агынтылары белән тулган.

РФ Торак кодексының 161 ст. 1 п. нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итү гражданнарның уңайлы һәм имин яшәү шартларын, күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешенчә карап тотуны, күрсәтелгән мөлкәттән файдалану мәсьәләләрен хәл итүне, шулай ук мондый йортта яшәүче гражданнарга норматив таләпләргә туры килә торган коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш.

Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган бозулар буенча  «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан штраф салынып, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

«Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» ҖЧҖ адресына кертелгән норматив документларның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү буенча хокук бозулар бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International