Чаллы шәһәре идарәче компаниясен планлы тикшерү

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

«Жилкомсервис» ПКФ ҖЧҖ идарәче компаниянең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензиясе бар. Компания Чаллы шәһәрендә 336 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә, аларның гомуми мәйданы – 1641 мең кв.метр.

          РФ Прокуратурасының рәсми сайтында урнаштырылган 2023 елга Татарстан Республикасы юридик затларын һәм шәхси эшкуарларын тикшерү планы нигезендә әлеге компаниягә карата планлы тикшерү үткәрелде.

          Тикшерү барышында Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан компания тарафыннан гомумйорт милкен карап тоту, идарәче компания эшчәнлеге турында мәгълүматны Торак-коммуналь хуҗалык мәгълүмат системасында урнаштыру, шулай ук энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнар таләпләре буенча лицензия таләпләрен бозулар ачыкланды.

          Лицензия таләпләрен бозып, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, 250,0 мең сум штраф салып, административ беркетмә төзелде.

          Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы закон таләпләре өлешендә җибәрелгән бозулар өчен юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6 ст. 4 өлеше буенча 20,0 мең сум штраф салып, административ беркетмә төзелде.

          Идарәче компания эшчәнлеге турында мәгълүматны Торак-коммуналь хуҗалык мәгълүмат системасына урнаштыру өлешендә җибәрелгән бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелде һәм судка җибәрелде.

          Хокук бозуларны бетерү өчен бирелгән күрсәтмәләр Инспекция контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International