Түбәдән су үтә, ә идарәче компания эшләми!

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Контроль-күзәтчелек чарасы барышында «Центральный» ИК МУП карата гомумйорт милкен карап тотуда җитешсезлекләр булуы ачыкланды, алар түбәне карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавында чагыла, мөрәҗәгать итүченең фатирында һәм Р.Беляев проспекты буенча 78 а номерлы йортның гомуми файдалану урыннарында су үтүгә сәбәпче булганнар.

Контрольлек чарасы өчен нигез булып әлеге йортның хуҗасының мөрәҗәгате тора.

Идарәче компаниягә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Гомумйорт милкен карап тотуда һәм эксплуатацияләүдә җибәрелгән бозулар өчен «Центральный» ИК МУП Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Матди зыянны каплау өчен гариза бирүчегә судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International