2023 елның 13 июнендә 14.00 сәгатьтә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан «ТКХда сезнең хокуклар – аларны якларга өйрәнегез» темасына халыкка видеоконференцэлемтә режимында республиканың Арча шәһәре, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнары халкы белән консультация бирү оештырылды. ТР ДТИ ягыннан әлеге консультациядә Үзәк инспекторлык бүлеге башлыгы Е.Н. Арефьева катнашты.
Халыкка күпфатирлы йортларның йорт яны территориясендә контейнер мәйданчыкларын оештыру, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өчен түләү исәпләүнең нигезлелеге, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, шулай ук гражданнар хокукларын бозган очракта чаралар күрү өчен дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләр җибәрү тәртибе мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.
Фотоматериал.