Кайнар су температурасы нормативларга туры килми

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Автозавод проспекты буенча 59 номерлы күпфатирлы йортта «Жилбытком-Сервис» идарәче компаниясе тарафыннан халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре бозылган.

Торак урын хуҗасының мөрәҗәгате нигезендә уздырылган контроль-күзәтчелек чарасы барышында әлеге йортта мөрәҗәгать итүченең фатирында су бүлү нокталарына бирелгән кайнар су температурасының нормага туры килмәве билгеләнә.

Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен «Жилбытком-Сервис» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, 10 000 сум штраф салынды.

Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Чаллы районара торак инспекциясе контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International