2023 елда профилактик чаралар үткәрү турында

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

«Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 31.07.2020 №248-ФЗ «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» федераль законны үтәү максатларында Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан расланган план буенча профилактик чаралар үткәрелә.

Мәҗбүри профилактик визитлар күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра башлаучы лицензиатларга, шулай ук югары дәрәҗәле куркынычлылык категориясенә караган лицензия контроле объектларына карата үткәрелә.

Профилактик визитлар барышында контрольлектәге затлар эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, алар эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелә.  

План-график буенча  2023 елның 15 июненә лицензия контроле кысаларында – Бөгелмә районының «Уют-4» ИК ҖЧҖ, «ЖЭУ 6» ИК ҖЧҖ; торак контроле кысаларында – Баулы районының «Безнең ишегалды» ТМШ, Ютазы районының «Восток» ТМШ, Лениногорск районының «Хыял-2» ТМШ карата 5 профилактик визит үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International