Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамындагы 22 нче номерлы күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең йортның гомуми милкен тиешенчә тотмау турындагы мөрәҗәгате каралды.
Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасында мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатендә язылган фактлар расланды, подвал бинасын канализация сулары белән су басуы ачыкланды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Уют-4» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
«Уют-4» ҖЧҖ билгеләнгән тәртиптә подвал бинасын су басу сәбәпләрен бетерү һәм киптерү буенча чаралар күрергә кушылды.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.