Чаллы шәһәренең Яшьлек проспектындагы 39 нчы йортның фатиры хуҗасы озак вакыт дәвамында «Ремжилстрой» ҖЧҖ идарәче компаниясенә фатир түбәсеннән һәм баскычлы урыннарда кар эрегән вакытта һәм атмосфера явым-төшемнәре яуган вакытта су үтүе турында берничә тапкыр шикаять биргән. Идарәче компания тарафыннан түбәдән су үтү буенча тикшерү актлары төзелгән, хокук бозуларны бетерү срогы күрсәтелгән, әмма түбәдән су үтүне туктату буенча чаралар күрелмәгән.
Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында инспектор тарафыннан түбә япмасының төзек булмавы ачыкланды, бу фатирны су басуга сәбәп булган, шулай ук «Ремжилстрой» ҖЧҖ тарафыннан авария-диспетчерлык хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашырганда хокук бозу факты ачыкланды, ул бина милекчеләренең сораулары буенча гаризалар үтәлешенә көндәлек контроль булмауда чагыла, йортта гомуми милекне тоту, шул исәптән гомуми милектәге җитешсезлекләрне һәм зыянны бетерү белән дә бәйле.
Гомумйорт милкен тотуда һәм эксплуатацияләүдә җибәрелгән бозулар өчен «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 25 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Инспекция контролендә.
Матди зыянны каплау өчен гариза бирүчегә судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.