Торак урыннарын үзирекле тәртиптә планлаштыру

2023 елның 2 июне, җомга

 Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Оршанская урамындагы 35а номерлы торак йортның бер фатирында яңадан планлаштыру турында гражданнар мөрәҗәгате каралды. Торак бинаны тикшерү вакытында фатирда үзгәртеп кору факты расланды. Җирле үзидарә органнары белән килештерелгән карардан башка гына үзгәртеп планлаштыруга юл куйган бина хуҗасы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча 2 000 сум административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

         Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясына таянып, торак фондын саклап калу максатларында Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү буенча кирәкле чаралар күрү өчен хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International