Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторын административ җаваплылыкка тарту турында

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

            Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә Татарстан Республикасы Питрәч районы Богородское авылының Яшьләр урамындагы 7 нче йорт янында урнашкан контейнер мәйданчыгыннан каты көнкүреш калдыкларын даими чыгармау һәм аның тулып ташуы турында гражданнар мөрәҗәгатьләре килде. Тикшерү барышында ачыкланганча, контейнер мәйданчыгыннан калдыкларны чыгару даими рәвештә түгел, ә РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән Каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарыннан (мәйданчыкларыннан) чыгаруның билгеләнгән ешлыгын бозып башкарылган.

 Әлеге хокук бозуга юл куйган өчен «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» ҖЧҖ төбәк операторы торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 статьясы буенча 10 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International