Торак урын хуҗасының парковканы системалы рәвештә су басуга һәм идарәче компаниянең чара күрмәвенә бәйле мөрәҗәгате буенча торакка һәм Мәскәү пр. буенча №79 А бл.Б күпфатирлы йортның җир асты парковкасындагы машина-урында уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Чаллы районара торак инспекциясе гомумйорт мөлкәтен карап тоту һәм эксплуатацияләү буенча хокук бозулар булуын ачыклады.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда гомумйорт милкен тоту өлешендә белдерелә торган закон таләпләрен бозган өчен «Центральный» ИК МУП Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 125 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Инспекция хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.