Чаллы районара торак инспекциясе адресына Низаметдинов урамындагы 19 нчы номерлы КФЙ кешесеннән «Жилкомсервис» ПКФ ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата шикаять алынды, идарәче оешма баскыч мәйданчыкларын җыештырганда башкарыла торган төп эшләрне башкару ешлыгын бозган. Шул ук вакытта, диспетчерлык хезмәтенә килгән гаризаларга да җавап бирмәгән.
«Жилкомсервис» ПКФ ҖЧҖ күпфатирлы йортта гомуми милекне саклау, торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү буенча йөкләнгән йөкләмәләрне тиешенчә үтәмәгән өчен вазыйфаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 25 000 сум күләмендә штраф салынды.
Бирелгән күрсәтмә контрольгә алынды.