Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Түбән Кама МЖИ) Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамындагы 77нче йортта яшәүченең йортның гомуми мөлкәтен тиешенчә карап тотмау турындагы мөрәҗәгатен карады: түбәдән су үтү нәтиҗәсендә фатирны һәм уртак файдалану урыннарын су баскан.
Күпфатирлы йорт белән идарә иткәндә Россия Федерациясе Торак кодексының 161 ст. 1 өлеше нигезендә, идарәче оешма күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре алдында гомуми йорт мөлкәтен тиешле дәрәҗәдә карап тотуны тәэмин итә торган һәм сыйфаты техник регламентларның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тоту кагыйдәләренең таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык хезмәтләрне (яисә) башкаруны тәэмин иткән өчен җавап бирә.
Планнан тыш тикшерү кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасында гариза бирүченең мөрәҗәгатендә язылган фактлар расланды: гариза бирүченең фатирында һәм гомуми файдаланудагы урыннарда су басу эзләре ачыкланды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган бозулар буенча, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама РТИ күрсәтмәсе буенча хокук бозулар бетерелгән: мөрәҗәгать итүченең фатиры өстендә түбәгә агымдагы ремонт ясалган, гомуми файдаланудагы урыннарда су басу урыннары ремонтланган, китерелгән матди зыян капланган.