Күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру турында

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «ЖилБытКом» торак милекчеләре ширкәте рәисенең Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектындагы 53 нче номерлы күпфатирлы йорт фатирында үткәрелгән үзгәртеп коруның законлылыгы турындагы мөрәҗәгате каралды.

 Тикшерү нәтиҗәсендә фатирны үзгәртеп кору факты расланды. Торак йорт хуҗасының эшләрне башкаруга рөхсәте юк.       

Ачыкланган бозу буенча торак урынның хуҗасы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Торак урыннардан файдалану кагыйдәләрен бозу. Күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру»  7.21 ст. 2 өлеше буенча штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Күпфатирлы йортларда торак урыннарны үзгәртеп кору (үзгәртеп планлаштыру) тәртибе Россия Федерациясе Торак кодексының 26 статьясында билгеләнгән. Үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру җирле үзидарә органы белән килешү буенча, ул кабул иткән карар нигезендә, проект һәм РФ ТК 26 статьясының 2 өлешендә күрсәтелгән башка документлар булу шарты белән үткәрелә.

Фатирны үз белдеге белән үзгәртеп планлаштыру факты турында мәгълүмат Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетына карау һәм чаралар күрү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International