Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Лениногорск шәһәре, Лермонтов урамы, 46 нчы йорт торак йортлары милекчеләренең гомуми җыелышы карарын торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырмауга бәйле 2023 елның 20 мартындагы мөрәҗәгать каралды.
Күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренең гомуми җыелышының тавыш бирүгә куелган мәсьәләләре буенча гомуми җыелышы карары, әгәр идарәче оешма мондый җыелышны үткәрү инициаторы булса яки мондый җыелышны оештыруда катнаша икән, шулай ук җыелыш инициаторы тарафыннан гомуми җыелышны уздыру турында беркетмәне идарәче оешмага тапшырган очракта, торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында гомуми җыелыш уздырганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча урнаштырылырга тиеш.
Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан 2023 елның 17 апрелендә үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы барышында Лениногорск шәһәре, Лермонтов ур., 46 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта бина хуҗаларының гомуми җыелышы карарын торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында вакытын бозып – 2023 елның 7 апрелендә урнаштыру очрагы ачыкланды.
Югарыда әйтелгәннәр нигезендә «Центр ЖКХ» АҖ директорына карата Россия Федерациясе законнары нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы, Россия Федерациясе норматив хокукый актлары нигезендә торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат урнаштырырга тиеш затлар тарафыннан мәгълүмат урнаштыру срокларын бозган өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Эш материаллары Лениногорск районы җәмәгать судына җибәрелде.