Чаллы шәһәре идарәче компаниясен планлы тикшерү

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайтында урнаштырылган 2023 елга Татарстан Республикасы юридик затларын һәм шәхси эшкуарларын тикшерү планы нигезендә «Яшьлек-Фон» ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде. Идарәче компаниянең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензиясе бар.

          Тикшерү барышында Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан «Яшьлек-Фон» ИК ҖЧҖ тарафыннан гомумйорт милкен карап тоту, идарәче компания эшчәнлеге турында мәгълүматны Торак-коммуналь хуҗалык мәгълүмат системасында урнаштыру, шулай ук энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнар таләпләре буенча лицензия таләпләрен бозулар ачыкланды.

          Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлешенә ярашлы рәвештә, юридик затка карата 125,0 мең сум штраф салып, административ беркетмә төзелде.

          Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы закон таләпләре өлешендә җибәрелгән бозулар өчен юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6 ст. 5 өлеше буенча 20,0 мең сум штраф салып, административ беркетмә төзелде.

          Идарәче компания эшчәнлеге турында мәгълүматны Торак-коммуналь хуҗалык мәгълүмат системасына урнаштыру өлешендә җибәрелгән бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелде һәм судка җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International