Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.03.2023 № 712-р боерыгы нигезендә республикада «Татарстанның чиста урманнары» дигән традицион табигать саклау акциясе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе әлеге акция кысаларында 2023 елның 13 маенда урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан һәм коры үләннәрдән чистартуда актив катнашты.
Акция табигатьнең экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән, мондый санитар-сәламәтләндерү акцияләре янгын куркынычын киметә, шулай ук халыкта экологик культура формалаштыра.