Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау срокларын бозган өчен административ җаваплылык каралган

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

          «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 56 статьясындагы 2 пунктына ярашлы рәвештә, Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәрендә яшәүченең мөрәҗәгатькә вакытында җавап бирмәүгә карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.

          Үткәрелгән документаль тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.05.2013 №416 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозулар ачыкланды: мөрәҗәгать итүчегә җавап срокларын бозып бирелгән.

          Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча «Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу» 7.23.3 статьясының 1 өлеше буенча Инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ адресына күпфатирлы йортның гомуми милке белән идарә итү буенча халыкка хезмәт күрсәткәндә норматив актларның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү кертелде, атап әйткәндә: гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау срокларын бозу фактларына юл куймаска кушылды. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре һәм кабул ителә торган чаралар турында гариза бирүчеләргә норматив документларда билгеләнгән срокларда хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International