Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан Әлмәт шәһәренең Герцен урамындагы 94нче күпфатирлы йорт буенча торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырылмавына кагылышлы мөрәҗәгать каралды
Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан 2023 елның 27 апрелендә үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы барышында лифт хуҗалыгын тиешенчә тоту максатларында эшләр башкаруга килешү һәм күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүенең үтәлеше турында торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында хисап урнаштырылмавы ачыкланды.
Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә «Первый поселок» ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материаллары җәмәгать судына җибәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниягә күрсәтмә бирелде.
Билгеләнгән эшләрне башкару Әлмәт районара торак инспекциясе контролендә.