Гомуми йорт милеген тиешенчә карап тормау буенча контроль-күзәтчелек чарасын үткәрү турында

2023 елның 12 мае, җомга

Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан Әлмәт шәһәренең Герцен урамындагы 94 нче күпфатирлы йортны тиешенчә карап тотмау турындагы мөрәҗәгать каралды.

         Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан 2023 елның 28 апрелендә үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы барышында 1, 2, 3 нче подъездларның чүп үткәргечләре һәм чүп җыю камераларының тиешенчә тотылмавы (чистарту һәм дезинфекцияләүне тәэмин итмәү); гомуми файдалану урыннарын һәм лифтларны җыештырмау (баскыч мәйданчыкларында һәм лифт кабинасында чүп-чар); йорт яны территориясендә, контейнер мәйданчыгында, КФЙ подвал бүлмәсенә керә торган ишек кыекларында чүпләр булуы ачыкланды.

         Идарәче оешма тарафыннан КФЙның гомуми милеген тиешенчә карап тоту бурычы үтәлми, бу лицензия таләпләрен бозу булып тора, моның турында югарыда күрсәтелгән РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу таныклана.

         Инспекция визиты нәтиҗәләре буенча «Первый поселок»  ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

         Әлмәт районара торак инспекциясе җитәкчесенең карары белән юридик зат гаепле дип танылды һәм штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

         Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниягә күрсәтмә бирелде.

         Билгеләнгән эшләрне башкару Әлмәт районара торак инспекциясе контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International