|
|
Лицензия алырга теләүчеләр һәм лицензиатлар игътибарына! Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгының «Квалификация имтиханында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карары белән каралган Квалификация имтиханын үткәрү тәртибен, Квалификация имтиханы нәтиҗәләрен билгеләү тәртибен, Квалификация аттестатын бирү, бетерү тәртибен, Квалификация аттестатлары реестрын алып бару тәртибен, Квалификация аттестаты формасын, Квалификация аттестаты алуга дәгъва кылучы затка квалификация имтиханында тәкъдим ителә торган сораулар исемлеген раслау турында» 2014 елның 5 декабрендәге 789/пр номерлы боерыгының «Квалификация аттестаты алуга дәгъва кылучы затка квалификация имтиханында тәкъдим ителә торган сораулар исемлеге» 4 нче кушымтасына үзгәрешләр кертелгән. |
|
Россия Төзелеш министрлыгының «Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгының «Квалификация имтиханында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карары белән каралган Квалификация имтиханын үткәрү тәртибен, Квалификация имтиханы нәтиҗәләрен билгеләү тәртибен, Квалификация аттестатын бирү, бетерү тәртибен, Квалификация аттестатлары реестрын алып бару тәртибен, Квалификация аттестаты формасын, Квалификация аттестаты алуга дәгъва кылучы затка квалификация имтиханында тәкъдим ителә торган сораулар исемлеген раслау турында» 2014 елның 5 декабрендәге 789/пр номерлы боерыгының «Квалификация аттестаты алуга дәгъва кылучы затка квалификация имтиханында тәкъдим ителә торган сораулар исемлеге» 4 нче кушымтасына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 31 гыйнварындагы 54/пр номерлы боерыгы нигезендә кушымтаның исеме, 4 нче кушымтаның №№ 4, 5, 27, 60, 71, 123, 199 сораулары яңа редакция бирелгән. Редакциянең гамәлгә керү вакыты – 17.04.2023. Россия Төзелеш министрлыгының 2014 елның 5 декабрендәге 789/пр номерлы боерыгы ТР ДТИ рәсми сайтында (http://gji.tatarstan.ru) //Эшчәнлек//Дәүләт хезмәтләре//Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү//Россия Федерациясе норматив документлары// бүлегендә урнаштырылган.
|