Мөрәҗәгатьне карау

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Чаллы районара торак инспекциясе адресына күршеләрдән Томази Кереселидзе бульварындагы 6/99 номерлы торак йортның фатирында башкарылган үзгәртеп коруга кагылышлы мөрәҗәгать килде.

Мөрәҗәгатьне карау кысаларында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды. Фатирда рөхсәт документларыннан башка гына бүлмәне үзгәртеп планлаштыру буенча эшләр башкарылган.

Торак урыннардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен фатир хуҗасы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.71 ст. 2 өлеше буенча 2000 сум күләмендә штраф белән административ җаваплылыкка тартылды.

Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган фактлар буенча Чаллы шәһәре Башкарма комитетына йөкләнгән вәкаләтләргә туры китереп чаралар күрү өчен хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International