Чистай РТИ хезмәткәрләренең 2023 елның 22 апрелендәге Бөтенроссия өмәсендә катнашуы турында

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2023 елның 22 апрелендә Бөтенроссия өмәсен илнең барлык төбәкләрендә үткәрү һәм төзекләндерү өчен җәмәгать киңлеген сайлау буенча рейтинг тавыш бирү турында карар кабул ителгән.

Өмәләр – кешеләрне берләштерүче, аларга игелекле һәм файдалы эш башкарырга, табигать, туган як турында кайгырту күрсәтергә тагын бер сәбәп бирүче яхшы традиция.

Чистай районара торак инспекциясе хезмәткәрләре 2023 елның 22 апрелендә Л. Толстой урамының Инспекциягә беркетелгән участогын тиешле санитар хәлгә китерү буенча Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар.

Инспекция хезмәткәрләре Л.Толстой урамындагы җәяүлеләр тротуары буендагы газонны агачлардан төшкән яфраклардан чистарттылар.

Шулай ук Инспекция хезмәткәрләре Чистай шәһәрендә төзекләндерү өчен җәмәгать киңлеген сайлау буенча рейтинг тавыш бирүендә дә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International