Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында 2023 елның 14 мартындагы 625-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында йорт яны территорияләрен санитар карап тоту һәм төзекләндерү предметына сайланма тикшерүләр уздырыла.
2023 елның 25 апреленә булган мәгълүматларга караганда, 212 йорт яны территориясе тикшерелде. Йорт яны территорияләрен карап тотуда ачыкланган бозулар буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга йорт яны территорияләрен тотуда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 5 кисәтү кертелде. Кисәтүләрнең үтәлеше Чистай РТИ контролендә кала.