Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең А.Герцен урамындагы 84 нче йортта яшәүченең гомумйорт милкен тоту кагыйдәләрен үтәмәү (фатир өстендә түбәдән су үтү) турындагы мөрәҗәгате каралды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, № 170 карары белән расланган Торак фондын техник куллану кагыйдәләре һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды, атап әйткәндә аерым участокларда түбә япмасы төзек түгел, су үтү эзләре бар.
Идарәче оешма тарафыннан КФЙ гомуми мөлкәтен тиешенчә тоту бурычы үтәлмәгән, бу лицензия таләпләрен бозу һәм югарыда күрсәтелгән Торак фондын техник куллану кагыйдәләре һәм нормаларын бозу таныклыгы булып тора.
Инспекция визиты нәтиҗәләре буенча «Нефтяник» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
БРТИ җитәкчесенең карары белән вазйыфаи зат гаепле дип танылды һәм кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозу сәбәпләрен һәм шартларын бетерү максатында идарәче компания адресына күрсәтмә кертелде, аның үтәлеше Инспекция контроленә алынды.