Өмәдә катнашу турында

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

          Түбән Кама районара торак инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Кама районара торак инспекциясе офисы урнашкан бина территориясен тиешле санитар хәлгә китерү буенча гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар.

          Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында 2023 елның 14 мартындагы 625-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән Түбән Кама  районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында йорт яны территорияләрен санитар карап тоту һәм төзекләндерү предметына сайланма тикшерүләр уздырыла. 

          2023 елның 20 апреленә булган мәгълүматларга караганда, 373 йорт яны территориясе тикшерелгән. Йорт яны территорияләрен, контейнер мәйданчыкларын, балалар уен мәйданчыкларын һәм кече архитектура формаларын тотуда ачыкланган бозулар буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмалар адресына гомумйорт мөлкәтен тоту буенча норматив документларның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 25 кисәтү кертелгән. 12 кисәтү буенча бозулар бетерелгән, калганнарын үтәү Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International