Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча җаваплылыкка тарту турында

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Нурлат шәһәр прокуратурасы «Эталон» ҖЧҖ һәм «Экодом» ИК ҖЧҖ күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә закон таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерүдә Чистай районара торак инспекциясе инспекторы катнашты.   Тикшерү барышында әлеге оешмалар идарәсендә булган күпфатирлы йортларга сайланма тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, № 170 карары белән расланган Торак фондын техник файдалану кагыйдәләре һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды: бина фасадларында газ үткәргеч торбаларның буявы бозылган; вентиляция терәкләренең очлык өлеше өлешчә җимерелгән; вентиляция каналларының герметиклыгы тәэмин ителмәгән; вентиляция теркәләренең штукатуркасы зарарланган. 

Нурлат шәһәр прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча «Эталон» ҖЧҖ һәм «Экодом» ИК ҖЧҖ җитәкчеләренә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатылды һәм ведомстволык буенча Чистай РТИ карау өчен җибәрелде. 

Чистай РТИ җитәкчесе карарлары белән «Эталон» ҖЧҖ директоры һәм «Экодом» ИК ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатыннан җаваплылыкка тартылган җитәкчеләр адресына тәкъдимнәр кертелде, аларның үтәлеше инспекция контроленә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International