Күпфатирлы йортның гомуми файдаланудагы урыннарында тәмәке тарту тыела!

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Чаллы районара торак инспекциясе гражданнарга, шулай ук күпфатирлы йорт бинасында яшәүче яки һөнәри эшчәнлек алып баручы башка затларга күпфатирлы йортның гомуми файдаланудагы урыннарында тәмәке тарту өчен гражданлык җаваплылыгы турында хәбәр итә.

РФ Торак кодексы тәмәке тартмаучыларның хокукларын яклый: 17 статьяның 4 өлеше торак бинадан күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-гигиена һәм экологик таләпләрне үтәүне исәпкә алып файдаланырга кирәклеген билгели.

Тәмәке тартуның гына түгел, тәмәке төтененең дә куркыныч булуына «Гражданнарның сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында»гы закон нормалары да күрсәтә. Закон һәр кешенең тәмәке төтене булмаган уңайлы мохиткә һәм тәмәке төтененнән сәламәтлекне саклауга хокуклы булуын гарантияли.

«Гражданнарның сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында»гы законның 9 статьясының 2 пункты гражданнарны балаларда тәмәке куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру турында кайгыртырга, шулай ук аларны тәмәке куллану процессына җәлеп итмәскә мәҗбүр итә. Шулай ук норма буенча, тәмәке тартучы кешеләр РФ Югары Суды күрсәткәнчә, тәмәке исен иснәргә теләмәгән башка кешеләрнең дә хокукларын бозмаска тиеш.

Күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында, шулай ук коммуналь фатирлардагы бүлмәләр хуҗаларының гомуми милкен тәшкил итүче биналарда тәмәке тарту тыела.

Закон таләпләрен бозган өчен 500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза каралган (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 ст. 1 өлеше).

Күпфатирлы йортларда: подъездда, лифтта, тәрәзә астында, подъезд керү урыны янында тәмәке тарту катгый тыела.

Чаллы районара торак инспекциясе вәкаләтләренә аерым территорияләрдә, аерым алганда күпфатирлы йортның баскычлы урыннарында, күпфатирлы йортларның балалар мәйданчыклары территориясендә тәмәке тарту өчен административ эшләрне карау керә.

2022 елның узган чорында аерым территорияләрдә тәмәке тарткан өчен 386 гражданин административ җәзага тартылды, алар гомуми суммасы 193 000 сум булган административ штрафка тартылдылар.

Административ штраф түләү турында документы алынмаган карарлар мәҗбүри үтәү өчен суд приставлары хезмәте бүлегенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International