"Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 47 статьясындагы 1 өлеше нигезләмәләрен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 28 сентябрендәге 1702 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек алып баручы махсуслаштырылган коммерциячел булмаган оешмалар тарафыннан энергияне сак тоту турындагы һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарда билгеләнгән таләпләрне үтәү өчен, торак фондыннан, милек рәвешенә бәйсез рәвештә, файдалануга һәм аларны саклауга дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кагыйдәләренең 10 пунктын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – ТР ДТИ) 2022 ел өчен хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре турында гавами фикер алышу үткәрә.
Гавами фикер алышуга әзерләнү өчен түбәндәгеләрне катнашу өчен чакырабыз:
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләрен;
Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы идарәче оешмалар, муниципаль оешмалар җитәкчеләрен;
ТР ДТИ иҗтимагый шурасы әгъзаларын.
Ачык тыңлаулар видео-конференц-элемтә режимында 2023 елның 06 мартында 10:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Большая Красная ур., 15/9.
Zoom конференциясенә кушылу
https://us04web.zoom.us/j/7501989833?pwd=US9NY0NGWnZWVGxqd1lqVkRXc0h5UT09
Конференциянең идентификаторы: 750 198 9833
Керү коды: 250160
Гавами фикер алышуга әзерләнү максатларында ТР ДТИ сайтында түбәндәгеләр урнаштырылган:
1) 2022 ел өчен Татарстан Республикасында төбәк дәүләт торак контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең хокук куллану тәҗрибәсе турында доклад;
https://gji.tatarstan.ru/dokladi-ob-itogah-realizatsii-programmi.htm
2) 2022 ел өчен Татарстан Республикасында, милек формасына бәйсез рәвештә, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган махсус коммерциясез оешмалар тарафыннан торак законнарында, энергияне сак тоту турындагы һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру хакындагы законнарда билгеләнгән таләпләр үтәлешенә, торак фондыннан файдалануга һәм аны саклауга карата билгеләнгән кагыйдәләр үтәлешенә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең хокук куллану тәҗрибәсе турында доклад;
https://gji.tatarstan.ru/dokladi-ob-itogah-realizatsii-programmi.htm
3) 2022 елда Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеге гамәлгә ашыруга карата төбәк дәүләт лицензия контролен гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең хокук куллану тәҗрибәсе турында доклад.
https://gji.tatarstan.ru/dokladi-ob-itogah-realizatsii-programmi-4132749.htm
Гавами фикер алышуларда катнашучылар исемлеген төзү, шулай ук докладлар буенча сорауларга җаваплар (мөрәҗәгатьләр), кисәтүләр һәм шәрехләр әзерләү өчен, кушымтада бирелә торган форма буенча мәгълүматны 2023 елның 3 мартында 10.00 сәг. кадәр tatgi@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрүегез сорала.