Гамьсезлек бәясе: Чаллы ИК директорына штраф салынды

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

«Подъездда күптән инде идәннәрне юмыйлар. Себермиләр дә! Чүп-чар, пычрак һәм канализация исе, подвал даими су астында кала», - дип язган Инспекциягә Чаллы кешесе. Раскольников урамындагы 79 а йортында тикшерү барышында инспектор күбрәк хокук бозуларны тапты.

Беренче катта дымлы җыештыру эшләре башкарылган, әмма лифтта пычрак. Икенче кат балконында идәнгә плитка түшәлә, подвалда чүп-чар, бетон идән юеш, кайбер урыннарда су, кайнар һәм салкын су торбаларында тутыгу һ.б.

Нәкъ менә коррозия аркасында торбалар акрынлап ныклыгын югалта, бу агып чыгуларга, аварияләргә һәм хәтта торбаүткәргечнең тулысынча җимерелүенә китерә. Димәк, ремонт өчен өстәмә чыгымнар таләп ителә.

Мондый хокук бозулар рөхсәт ителми, бигрәк тә чираттагы җылыту чорына әзерлек барышында. Республикадагы күпфатирлы йортларның барлык подвалларында җылылык башланганчы инженер системалары ремонтланырга тиеш. Коры, чиста.

Идарәче оешмалар җитәкчеләре игътибарына! Күзәтчелек органына шикаятьләрне карау нәтиҗәсе вазыйфаи затка штраф белән тәмамланачак. Инспектор мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактларны гына тикшерми.  Бөтен йорт тикшерелә, аннары административ йогынты чаралары кулланыла һәм хокук бозуларны бетерү сроклары белән күрсәтмә бирелә. Күрсәтмәләр үтәлеше инспекция контролендә.   

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Центральный» идарәче компаниясе директоры РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сум штрафка тартылды.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International