«Альметьевскгаз» ЭҖИ баш инженерына 25 мең сум штраф

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Газ хезмәткәре вазыйфаи бурычларын үтәгәндә җинаятьчел гамьсезлеккә юл куйган: Шевченко урамындагы 70 нче йорттагы фатирларның берсендә газ плитәләрен һәм колонканы тикшермәгән. Әгәр дә шул ук фатирда яшәүче гаилә агуланмаган булса, бу сизелми дә калыр иде.

Апрельдә бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә исле газ белән агулану турында шалтыраталар.  8 һәм 10 яшьлек балаларны хастаханәгә салганнар. Инспекторлар тикшерү вакытында зыян күрүчеләрнең фатирында техник хезмәт күрсәтүнең соңгы тапкыр моннан ике ел элек үткәрелгәнлеген ачыкладылар. Узган ел графигы буенча апрель күрсәтелгән. Ни өчен җиһазларны 2024 елда тикшермәгәннәр? Фатирга керү мөмкинлеге булмаган.

«Альметьевскгаз» ЭҖИ хезмәткәрен шул туктаткан, ә баш инженерның үз кул астындагы хезмәткәргә хатаны күрсәтмәве ваемсызлык кына түгел.  Вазыйфаи затлар хезмәткә намуссыз яки игътибарсыз мөнәсәбәт аркасында үз бурычларын үтәмәгән, һәм бу зыян күрүчеләрне госпитализацияләүгә китергән.

«Альметьевскгаз» ЭҖИ баш инженерына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, тикшерү нәтиҗәләре буенча аңа 25 мең сум штраф билгеләнде.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International