Җылылык җибәрүгә әзерме!?

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Индивидуаль җылытыла торган 518 йорттаҗылылык җибәрүгә  1 нче номерлы әзерлек – алар инде әзерлек паспортлары алган. Иң яхшы күрсәткеч Алабуга районында – 190 йорт әзер. Лениногорск (63 йорт), Ютазы (59 йорт), Мамадыш (42) һәм Чистай (35) районнарында нәтиҗәләр азрак. Республикада индивидуаль җылытыла торган 5707 йорт бар.

Атна саен Торак инспекциясе ТФМ ДМС системасында урнаштырылган документларны анализлый – бу капиталь ремонт һәм торак фонды объектларының торышын мониторинглау дәүләт программасын формалаштыру һәм үтәлешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасы. Системада күпфатирлы йортларның чираттагы җылыту сезонына әзерлек паспортлары урнаштырыла.

Үзәк җылылык белән тәэмин ителгән йортларның әзерлеге – 2,80%, ягъни 12369 КФЙ арасыннан 346 КФЙ. Биредә лидерлар арасында Түбән Кама районы (113 КФЙ), Казан шәһәренең Совет районы (68 КФЙ), Чаллы шәһәре (52 КФЙ).

Кайбер районнарның «оперативлыгы» Торак инспекциясенең игътибарын үзенә җәлеп итте. Узган сезоннар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, матур статистикага ышанырга кирәкми: шикаятьләрне караганда инспекторлар еш кына әзерлек паспорты булган очракта булырга тиеш булмаган хокук бозуларны теркиләр. Шуңа күрә инде паспортлары булган йортларга инспекторлар һичшиксез фасад, цоколь, отмостка, подвал, чорма, тәрәзә, ишек – җылылык җибәрү өчен идеаль хәлдә булырга тиешле бар нәрсәнең торышын тикшерергә киләчәк.

Әгәр сезнең йортыгызда тәрәзәләр, ишекләр ябылмаса, подвалны су басса, цоколь коелса, түбәдән су үтсә һ.б. – сезнең йортыгызда җылыту сезоны башланганчы эшләрнең зур фронты бар, дигән сүз.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International