Гавами чара үткәрү турында

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй муниципаль районы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә «2022 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибенең үзгәрүе турында» дигән темага ачык (профилактик) чара үткәрелде.

          Чарада Зәй муниципаль районы башкарма комитеты, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, Зәй муниципаль районы территориясендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре катнашты.

          «Россия Федерациясе Торак кодексының 159 һәм 160 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 28 ноябрендәге 442-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан торак урын һәм коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүгә субсидияләр, ТКХ өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү гражданнарга соңгы өч елдан артмаган чорда барлыкка килгән, ТКХ өчен  түләнмәгән бурычлары суд акты белән расланган очракта бирелергә тиеш түгел.

         Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органы гражданнарның бурычлары турында мәгълүматны Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасыннан (ГИС ЖКХ) алырга тиеш.

 РФ Торак кодексының 165 статьясы нигезендә, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, шулай ук күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең гомуми милеген карап тоту һәм ремонтлау эшләрен башкаручы һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүче затлар законнарда каралган мәгълүматларны Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырырга бурычлы.

  Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүченең бурычлары булу яки булмавы турында мәгълүматлар Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йортларга, торак йортларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итүче затлар, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы затлар тарафыннан гариза алынганнан соң 5 эш көне эчендә урнаштырыла.

  «Татарстан Республикасында дәүләт торак күзәтчелеге турында» 2011 елның 26 декабрендәге 1068 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Россия Федерациясе законнары нигезендә Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру тәртибенә карата мәҗбүри таләпләр үтәлешенә күзәтчелек Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше нигезендә Россия Федерациясе законнары нигезендә җирле үзидарә органнары, коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурсларны җиткерүче затлар һәм (яки) күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы затлар, Россия Федерациясе норматив хокукый актлары нигезендә торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырырга тиешле башка оешмалар тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүматны урнаштырмау яисә мәгълүмат урнаштыруның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртибен, ысулларын һәм (яки) чорларын бозу яисә мәгълүматны тулы булмаган күләмдә урнаштыру яисә төгәл булмаган мәгълүмат урнаштыру вазыйфаи затларга кисәтү ясау яисә биш мең сумнан ун мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Шундый ук административ хокук бозу өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан административ хокук бозуны кабат кылу унбиш мең сумнан егерме мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International