Күпфатирлы йортлар белән идарә итүдә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча җаваплылыкка тарту турында

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Чистай шәһәрендә «Мельничная площадь» ИК ҖЧҖ идарәче оешмасының эше канәгатьләндерерлек булмавы турында алынган гражданин мөрәҗәгате нигезендә уздырылган планнан тыш тикшерү нигезендә Чистай районара торак инспекциясе инспекторы РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады, атап әйткәндә, күпфатирлы йортта торак урын милекчесенең мөрәҗәгате тиешенчә каралмаган, гаризага җавап бирү срогы үтәлмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Мельничная площадь» ИК ҖЧҖ директорына карата Администартив хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе карары белән «Мельничная площадь» ИК ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча, 25 000 сум күләмендә штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды.

Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатларында «Мельничная площадь»  ҖЧҖ директорына кисәтү (йогынты акты) бирелде, аның үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International