Күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту өчен электр энергиясенә түләүләр исәпләү

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт районара торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре, Бигәш урамы буенча 123 номерлы торак йортта уртак мөлкәтне карап тоту өчен электр энергиясенә исәпләнгән түләүләр буенча мөрәҗәгать алынды.

Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча Әлмәт районара торак инспекциясе «УК Алсу» ҖЧҖ адресына «күпфатирлы йортны карап тотуга электр энергиясе» хезмәте буенча исәпләнгән түләүләрне гамәлдәге законнарның таләпләренә туры китерү турында күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмә үтәлгән. Бигәш урамы буенча 123 номерлы күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә 2019 елның 1 июленнән 2021 елның 1 июленә кадәр «күпфатирлы йортны карап тотуга электр энергиясе» хезмәте буенча 259 340,11 сум күләмендә түләүләр киметеп исәпләнгән.

Яңа түләүләр 2021 елның октябрь ае өчен счет-квитанциядә чагылдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International